Волейбол
мәйданчыгын арендалау
Паркның эш вакыты:
Эш көннәре: 11-23 сәгатькә кадәр
Ял көннәре: 10-23 сәгатькә кадәр
7го июльдә 11:00
Бәйрәм туңдырма!

Без социаль челтәрләрдә
Парк турында
НИЧЕК БАШЛЫНЫП КИТҮ ТУРЫНДА
2004 елда, шәһәрнең иң үзәгендә, Казансу елгасы ярында һәм Казан Кремле каршында "Шүрәле" аттракционнар паркы үз ишекләрен ачып җибәрде. Паркның тарихы 2004 елның 25 августында, Паркның официаль ачылу тантанасында Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиевның озын гомерлек, көч һәм иминлек символлары булып торган яшь кедр агачын утыртудан башлана. Нәкъ менә шушы көннән алып, кабинкаларыннан Казан шәһәренә һәм Идел киңлекләренә матур манзара ачыла торган танылган "Күзәтү тәгәрмәче" аттракционы эшли башлый.
ПАРК БҮГЕН
Бүген "Кырлай" паркы 30 артык аттракцион һәм күңел ачу мәйданчыкларыннан тора. Парк территориясендә уңайлы рәвештә олылар һәм балалар өчен менюлар кергән кафелар, аттракционннар янында торган шикәр ватасы, попкорн һәм туңдырмалар, сувенирлар, уенчыклар сату нокталары һәм шулай ук истәлеккә фотога төшәр өчен махсус фотостудияләр урнашкан. Ә парк территориясендәге инновацияле һәм куллануда бик уңайлы түләү-пропусклар системасы килгән кунакларны аттракционннарга зур чиратсыз кертүне тәэмин итә.
ПАРК АТТРАКЦИОННАРЫ
“Кырлай” паркы Италиядә җитештерелгән аттракционнар белән җиһазландырылган һәм шәһәрнең нәкь уртасында урнашкан гаилә белән ял итү өчен менә дигән урын булып тора. Паркның территориясе өч шартлы өлешкә бүленгән: экстрим, гаилә һәм балалар зонасы һәм һәр кеше монда күңеленә хуш килгәнен таба ала.
БАЛАЛАР ӨЧЕН
Балалар аттракционнары - балалар өчен генә булдырылган, балаларга шатлык алып киләләр. Сабыегызга иң зур бүләк - ул бары тик балачакта гына кичерә алган онытылмас хисләр кичерү, ә аларны кичерү өчен менә дигән ысул - балалар өчен аттракционнарга бару. Паркыбызда балалар рәхәтләнеп "Олд Вестерн" бизәлгән әкияти поездында йөрерләр, батутларда сикерерләр һәм әйләнә-тирә дөньяны "Балалар күзәтү тәкәрмәче" аттракционыннан өйрәнерләр.
ГАИЛӘ БЕЛӘН ЯЛ ИТҮ
Гаилә атракционнары олылар һәм балалар өчен төзелгән. Нәкъ менә әлеге аттракционнар категориясе гаилә белән берләшергә һәм үзеңне чын команда итеп тоярга ярдәм итә. Парк гаилә белән ял итү өчен күп күңел ачу мөмкинлекләрен тәкъдим итә: "Күзәтү тәгәрмәче", "Автодром", "Тир", "Чылбыр каруселе" һ.б.
ЭКСТРЕМАЛЬ
Экстремаль аттракционнар тын кысылу хисен уяталар, бу зур тизлек һәм әйләнү яки тирбәлү амплитудасы зур булу белән бәйле. Шуңа күрә әлеге аттракционнар яшь һәм буй буенча иң җитди чикләүләргә ия. Ләкин ышаныгыз - алар иң шәпләре! "Экстрим" зонасында иң популяр һәм маквыктыргыч аттракционнар: "Очучы тәлинкә", "Биш йолдыз" һәм "Тропикана".
ПАРКТА УЗУЧЫ ЧАРАЛАР
Парк территориясендә эшләү дәверендә бик күп чаралар һәм акцияләр уздырылды, алар арасында: "Охшаш кешеләр шоуы", "Любэ" төркеме чыгышы, Балаларны яклау көненә багышланган Халыкара фестиваль, «fire show», "Буяулар фестивале", "Беренче сыйныф укучылары аллеясе", "Исем бәйрәмен үткәрүче көне", "Туңдырма бәйрәме", "Нептун көне", "Сабантуй", "Брейк данс буенча Идел буе фестивале", "Шаян гримёр бәйрәме", "Великаннар шоуы", даими рәвештә бию һәм фитнес марафоннары, тематик дискотекалар, фестивальләр һәм башка чаралар уза.
Напишите нам