Волейбол
мәйданчыгын арендалау
Паркның эш вакыты:
Эш көннәре: 11-23 сәгатькә кадәр
Ял көннәре: 10-23 сәгатькә кадәр
Сезон 2018 ябык
Киләсе очрашуга кадәр!

Без социаль челтәрләрдә
Паркның төп герое
Барлык хикәятләр башланганча – бер матур кояшлы көнне, җәйнең иң кызган чагында, паркта тормыш кайнаган, я тегендә, я монда балаларның шат тавышлары яңгыраган, ә кайвакыт ул тавышлар олыларның экстремаль аттракционнан шаккаткан “а-а-а” яки “у-у-у” дигән авазлар белән алышынган вакытта.....

.... паркның яңа яшәүчесе барлыкка килә һәм ул, һич арттырмыйча, аның героена һәм игътибарның үзәгенә әверелә!
Көн артыннан көн үтә, җәй көне вакыт күз ачып йомганчы узып та китә, ә безнең герой үсә һәм үзенә иң кечкенәләр һәм зурлар арасында дуслар таба. Һәрберебез сүз белән әйтә алмаган кешедән дә үзенә карата уңай мөнәсәбәт һәм позитив кәеф сизә ала.
Дуслар көннән-көн күбәя барды, ләкин беркем дә яңа героебызның исемен белә алмады. Кем соң ул? Кемдер аңа “Кечкенә янут”, кемдер “януткай” яки “Кырлайчик” дип эндәштеләр.

Шуңа күрә паркның барлык дусларын һәм кунакларын чакырып, тырышлыкны берләштереп героебызга исем уйлап табарга булдык!

Юлчабарларны дөнья буенча җибәрергә туры килмәде, чөнки бүгенге көндә моның өчен социаль челтәрләр бар.

Сүз уңаеннан, әгәр дә сез әле безнең белән дуслашмагансыз икән, вакыт килеп җитте:)
Тимерхан
Төрле исемнәр тәкъдим ителде, ләкин без героебызны Тимерхан, дуслар өчен Тим дип атарга кирәк дигән фикергә килдек. Һәм Тимерхан рәхәтләнеп паркта яши, күңел ача, игелекле тормыш алып бара башлады. Ул игелекне санап бетереп тә булмый, чөнки аларның барысы да яхшы күңелле паркка килүче дусларыбыздан тора. Сез дә “Кырлай” паркына килегез һәм безнең супер-героебыз белән танышыгыз!
Напишите нам