Волейбол
мәйданчыгын арендалау
Паркның эш вакыты:
Эш көннәре: 11-23 сәгатькә кадәр
Ял көннәре: 10-23 сәгатькә кадәр
Казанның иң төп
аттракционнар паркы

Без социаль челтәрләрдә
"Кырлай" паркының бер почмагында зур компания белән пляж волейболы уйнар өчен ачык волейбол мәйданчыгы урнашкан.

Пляж волейболы классик волейболның мөстәкыйль төре буларак үсеш алган. Волейболчылар өчен традицион булган сикерүчәнлек, яхшы реакция, көч, тупны тоюдан кала, пляж волейболы уйнау өчен күбрәк чыдамлылык сорый, чөнки комда уенчыларга сикерүләр һәм алга ыргылышларны ешрак башкарырга туры килә.

Пляж волейболының уңай якларының берсе итеп командадагы кеше саны теләсә нинди булуы тора (әлбәттә, арттырмыйча). Популяр спорттагы кебек икегә-ике кеше яки күбрәк, хәтта уйнарга теләүчеләрнең саны икегә бүленмәсә дә.
Бер сүз белән әйткәндә, "Кырлай" паркында пляж волейболы мәйданчыгында уйнау - вакытны кызыклы, файдалы һәм спорт азарты белән үткәрү!
Мәйданчыкны арендалау өчен Сезгә, беренче чиратта, теләгән көнегезне һәм вакытны билгеләргә һәм броньга куярга кирәк. Аннан соң, команда (командалар) белән җыелып Паркка килергә һәм кечкенә инструктаж узып, спорт бәйгесен башларга да була.

Волейбол мәйданчыгын арендалау бәясе - түләүсез!
Минималь сәгатьләр саны - 1 сәгатьтән алып.

Белешмәләр һәм бронь кую өчен телефон: (843) 562-47-62
Яки "Мәйданчыкны арендалау" төймәсенә басып гаризаны тутыра аласыз.
МӘЙДАНЧЫКНЫ АРЕНДАЛАУ
Напишите нам Напишите нам